ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28

Анталиядә Һади Атласи истәлегенә багышланган татарча пикник узган

0

Төркиянең Анталия шәһәрендә халкыбызның бөек улы Һади Атласи истәлегенә багышланган татарча пикник узган. Милләттәшләр гомерен татар халкына хезмәт итүгә багышлаган шәхеснең тормыш юлы, фәнни һәм җәмәгать эшчәнлеге турында сөйләшкән. Бу хакта «Төркия татарлары» җәмгыяте хәбәр итте, дип яза эмиграциядәге татарлар турында язучы «Дулкын» медиасы.

Һади Атласи – тарихчы, мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе, гомерен татар халкына хезмәт итүгә багышлаган шәхес. Заманында Дәүләт Думасы депутаты булган һәм парламент трибунасыннан татарларның һәм башка халыкларның хокукларын яклаган. Татарларның дәрәҗәсе турында сөйләгән, фикерле, ирекле буын тәрбияләгән кеше. 1938 елның 15 февралендә атып үтерелгән. Бу фаҗигале көн – милләтнең иң яхшы акыл ияләре үз халкына тугрылык өчен нинди бәя түләгәнен искәртүче дата, диелә хәбәрдә.

Очрашуда җыелучылар алдында «Төркия татарлары» җәмгыяте җитәкчесе Наил Нәбиуллин чыгыш ясаган. Ул Атласиның тормыш юлы, фәнни һәм җәмәгать эшчәнлеге турында сөйләгән.

Атласиның татар һәм төрки халыклар тарихына багышланган хезмәтләре бүгенге буынның милли үзаңын формалаштыруда ныклы терәк булып тора. Ул үзенең карашлары өчен эзәрлекләүләргә, сөргеннәргә дучар ителгән, ә Сталин репрессияләре елларында атып үтерелгән. Ләкин фикерне атып үтереп булмый. Хәтерне юк итеп булмый. Төркия татарлары милләтебезнең бөек улын искә алды һәм аның биографиясендәге әһәмиятле вакыйгаларны барлады, диелә хәбәрдә.