ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24
25
26
27
28

Казанның Җиңү паркындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар

0

Бүген Казанда Җиңү паркындагы Дан мемориалының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.

Чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков, Россия Герое Александр Лапин, шулай ук хәрби хәрәкәтләр ветераннары, патриотик һәм яшьләр хәрәкәтләре вәкилләре катнашты.

Яшь армиячеләр, студент отрядлары, «Яшь гвардия» вәкилләре һәм махсус хәрби операция волонтерлары, Мәңгелек утка таба коридор ясап, ике рәткә тезелде. Мактаулы каравыл Казан танк училищесы оркестры көенә венок алып чыкты һәм аны мемориалга куйды. Аннары бер минут тынлык игълан ителде.

Оркестр дәүләт гимннарын башкарганнан соң, барлык катнашучылар Мәңгелек утка чәчәкләр куйды. Бер минутта мемориал кызыл канәфер чәчәкләренә күмелде.

Фото: © Елена Фенина, «Татар-информ»

«Яу кырында батырларча һәлак булганнарның истәлеген саклау мөһим. «Сугышчы ике тапкыр үлә: сугышта гомере өзелгәч бер һәм аның турында оныткач бер», дигән әйтем бар. Безнең геройларыбызны онытырга хакыбыз юк. Аларның исемнәре яшь буынга тапшырылырга тиеш», - дип билгеләп үтте ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков.