Максим Топилин: Ватанны саклаучылар көне – батырлык, кыюлык һәм Ватанга тугрылык бәйрәме
Россия Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин Татарстан халкын 23 Февраль белән котлады.
«Бүген Ватанны саклаучылар көне – батырлык, кыюлык һәм Ватанга тугрылык бәйрәме», – дип билгеләде парламентарий.
«Бөек Ватан сугышы елларында кылган батырлыгы һәм фидакарь хезмәте дөньяны фашизмнан коткарган совет солдатларына – әтиләребез һәм бабаларыбыз буынына аерым рәхмәт сүзләре. Аларның батырлыгы – каһарманлыкның һәм Ватанга мәхәббәтнең мәңгелек үрнәге. Ул безнең йөрәкләрдә һәм халыкның тарихи хәтерендә мәңге сакланачак», - дип ассызыклады ул.
Топилин әйтүенчә, хәзерге вакытта традицион кыйммәтләрне, мәдәниятне һәм киләчәкне махсус хәрби операция зонасындагы солдатлар саклый. «Аларның батырлыгы, кыюлыгы һәм тәвәккәллеге – балаларыбызның һәм оныкларыбызның бәхетле киләчәгенең гаранты», - дип саный ул.
