ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24
25
26
27
28

Оренбургта Бөек Ватан сугышында катнашкан өлкә татарларына багышланган китап әзерләнә

0

Оренбургта 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан Оренбург өлкәсе татарларына багышланган китап чыгачак. Бу хакта Оренбург өлкәсе татарларының ВКонтакте социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.

«Тарихи басма булдыру өстендә эшләү кыенмы? Авыр да, катлаулы да, ләкин бик кызык. Һәр фамилия, мәгълүматның дөреслеге тикшерелде. Авторлар төрле темаларны өйрәнделәр: беренче хатын-кызлар батальонын оештыру турында да, якташларыбыз актив катнашкан партизан хәрәкәте турында да; Советлар Союзы Геройларының туганнары белән хат алыштылар. Китапка татарлар яшәгән урыннардан барлык солдатлар турында мәгълүмат кертү өчен эшләдек», – дип хәбәр итә китапны язучылар.

Шушы көннәрдә авторлар китапны бизәүне яхшырту, төзәтмәләр кертү буенча фикер алышырга җыелган, диелә хәбәрдә.