Түбән Кама волонтерлары маскировка костюмнары әзерли
Түбән Камада «Добрые сердца» төркеме волонтерлары фронтка ярдәм итүнең яңа юнәлешен ачтылар – сугышчылар өчен маскировка костюмнары ясый башладылар. Мондый саклагыч эшләнмәләргә ихтыяҗ хәрбиләрнең үз мөрәҗәгатьләреннән соң барлыкка килде, аларволонтерлар белән даими элемтәдә торалар.
Эскизларны 25 нче гимназиянең рәсем укытучысы һәм волонтер Елена Потемкина эшләгән. Ул махсус брошюра төзеде һәм оборона министрлыгы тарафыннан расланган тактик маскировкаларга таләпләрне җентекләп өйрәнде.
Аның сүзләренә караганда, шәһәр төзелеше, кышкы һәм җәйге шартлар өчен костюм төсләренең төрле вариантлары каралган.
Әлегә маскировка костюмы бу төркем ясаган беренче шундый эшләнмә булды. Маскировка челтәрләреннән аермалы буларак, монда ваграк ячейкалар кулланыла, шуңа күрә эш аеруча төгәллек таләп итә. Процесска инде мәктәп укучылары кушылды.
Материал Надежда Баһаветдинова катнашында әзерләнде.
