ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28

Татарстан Рәисе матбугат хезмәте: Пилотсыз очкычлар һөҗүме кире кагылды, корбаннар юк

0

Татарстанга пилотсыз очкычлар һөҗүме кире кагылды, корбаннар һәм җимерелгән объектлар юк, дип хәбәр иттеләр ТР Рәисе матбугат хезмәтендә.

«Бүген, 21 февральдә дошманның пилотсыз очкычлары һәм башка чаралар ярдәмендә Татарстан Республикасына һөҗүм итү омтылышы булды. Барлык хезмәтләрнең бердәм эшләве нәтиҗәсендә һөҗүм кире кагылды. Җитештерү процесслары тукталмады. Корбаннар һәм җимерелгән объектлар юк», - дип хәбәр итте ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Бүген Казанда барлык массакүләм чаралар да кичектерелде.