ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28

Махсус операциядә катнашучылар Татарстан халкын Ватанны саклаучылар көне белән котлады

0

Махсус хәрби операциядә катнашучылар якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Татарстанда яшәүчеләргә видеокотлаулар яздырды.

Солдатларның берсе билгеләп үткәнчә, Татарстан хәрбиләре алар белән бергә хезмәт итә һәм уртак бурычларны үтәүдә катнаша.

«Ватанны саклаучыларга бәхет, сәламәтлек телисем килә. Шуны яхшы беләм, сезнең республика егетләре безнең белән иңгә-иң торып көрәшә. Барысының да өйләренә, гаиләләре һәм балалары янына исән-сау әйләнеп кайтуын, барысы да яхшы булуын телим. Җиңү безнең якта булачак!» - диде ул.

Хәрбиләрнең тагын берсе республика халкына уңышлар һәм ныклы сәламәтлек теләде.

«Ир-атлар! Сезгә шәхси тормышыгызда, эшегездә уңышлар, максатларыгызга ирешүегезне телим», - дип мөрәҗәгать итте ул татарстанлыларга.

Өченче котлау Артемовскидан килгән.

«Изге Георгий» иреклеләр бригадасы хәрбие әлеге бәйрәм илне саклауда җаваплы булган һәркемгә кагыла, дип искәртте.