Марат Җәббаров Татарстанда язгы кыр эшләренә әзерлек барышы турында сөйләде
ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә язгы кыр эшләренә әзерлекнең барышы турында сөйләде. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Министр сүзләренчә, 485 мең гектарда чәчелгән көзге культураларның 480 мең гектары, ягъни 98 проценты яхшы һәм канәгатьләнерлек хәлдә.
Россия авыл хуҗалыгы филиалы орлык материалын тикшерүне дәвам итә. 2026 ел уңышы өчен бөртекле сабан культуралары орлыклары белән тәэмин ителеш республика буенча 300 мең тонна, ягъни иминият фондын да исәпкә алып 120 процент тәшкил итә. Шуның 210 мең тоннасы чәчү сыйфаты тикшерелгән - бу ихтыяҗның 85 процентын тәшкил итә.
Җәббаров хәбәр иткәнчә, читтән кертелгән орлыклар да тикшерелә. Бүгенгә хуҗалыклар тарафыннан кукуруз орлыкларына ихтыяҗның 65 проценты буенча килешүләр имзаланган, хуҗалыкларга планда каралганның 24 проценты кайтартылган; көнбагыш буенча әлеге күрсәткеч - 46 процент (10 проценты кайтартылган), шикәр чөгендере буенча 7 процент (10 процент) тәшкил итә.
Җәббаров искәрткәнчә, минераль ашламалар кертми торып тотрыклы уңыш алып булмый һәм аларны туплау дәвам итә. Көздән кертелгәнне дә исәпкә алып, бер гектар чәчүлеккә 44,3 килограмм исәбеннән минераль ашлама сатып алынган, бу узган ел белән чагыштырганда бу 5,3 килограммга азрак.
Техниканы алдагы кыр эшләренә әзерләү төп бурыч булып кала. 20 февральгә тракторларның – 86, чәчкечләрнең – 92, чәчү комплексларының – 80, туфрак эшкәртү агрегатларының 90 проценты язгы чәчүгә әзер.
Техниканы ремонтлау өчен язгы кыр эшләренә 2,8 миллиард сумлык запас частьләр сатып алынган, бу тиешле күләмнең 84 процентын тәшкил итә. Министр искәрткәнчә, инде хәзердән үк урып-җыю техникасы өчен запас частьләр сатып ала башларга кирәк.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры кадрлар белән тәэмин итүгә аерым тукталды: аның сүзләренчә, мәсьәлә кискен кала, һәм кайбер районнар аны яңадан әзерләү аша хәл итә. Аерым алганда, Арча районы хуҗалыклары агрокөллият базасында 15 хезмәткәрне тракторчы-машинистка укыткан; яңадан әзерләүне Актаныш, Кукмара, Саба, Чирмешән һәм башка районнар да куллана. Министр өлкән курс студентларын сезонлы эшләргә җәлеп итү эшен хәзер үк башлау мөһим дип саный, хезмәт шартлары тудырмый торып тармакка кадрлар җәлеп итү мөмкин түгел, дип искәртте ул.
«Язгы кыр эшләренә ике айдан да азрак вакыт калып бара, бу вакытны паркны әзерләүгә дә, мөмкин булганча аны яңартуга да файдаланырга кирәк. Заманча технологияләр кулланмый торып нәтиҗәле җитештерүне тәэмин итеп булмый», - диде Җәббаров.
Ул билгеләп үткәнчә, техниканы ремонтлау эшләрен 15 мартка төгәлләү бурычы куелган. 23-27 март көннәрендә хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеге тикшереләчәк.
