ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28

Казан метросында ел башыннан бирле 200дән артык әйбер онытып калдырганнар

0

Пассажирлар Казан метросында ел башыннан бирле 200дән артык әйбер онытып калдырган. Табылдыкларның 85 процентка якыны инде хуҗаларына кире кайтарылган, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте.

Вагоннарда һәм станцияләрдә күбесенчә телефоннар, сәгатьләр, документлар, банк карталары, бизәнү әйберләре, ачкычлар, күзлек, рюкзаклар, ашамлыклар салынган сумкалар, телефонны кору җайланмалары, аяк киемнәре һәм сезонлы аксессуарлар – бүрек, перчатка һәм шарф онытып калдыралар.

Кайвакыт хезмәткәрләр гадәти булмаган әйберләр дә таба. Алар арасында балалар коляскасы һәм автомобиль ачкычлары бар.

Онытып калдырган әйбер турында түбәндәге кайнар линия телефоны буенча хәбәр итәргә була: +7 (843) 533-70-61.