ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28

Биектау районында халыклар дуслыгы фестивале узды

0

18 февральдә Биектау районында Россиядә Халыклар бердәмлеге елына һәм Халыкара туган телләр көненә багышланган Халыклар дуслыгы фестивале үткәрелде. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәсәнгата Габәши исемендәге 6 нчы Биектау урта мәктәбендә узган чарада район мәктәпләре коллективлары сәхнәдә үзләре сайлаган милләтнең үзенчәлеген, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен күрсәттеләр. Милли ризыкларын күргәзмәдә тәкъдим иттеләр.

Катнашучылар күп, иң мөһиме, күңелләрен биреп әзерләнгәннәр. Мондый чаралар аша укучылар үз халкының телен, тарихын, гореф-гадәтләрен яхшы белергә, күрше халыклар белән дус һәм тату яшәргә омтылырга кирәклеген аңлыйлар, диелә хәбәрдә.