Путин Сергей Вершининны Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы урынбасары вазифасыннан азат итте
Россия Президенты Владимир Путин Сергей Вершининны РФ Тышкы эшләр министры урынбасары вазифасыннан азат итү турындагы указга кул куйды. Документ бүген хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты һәм имзаланганнан соң үз көченә керә.
Указ текстыннан күренгәнчә, Вершинин Россия Федерациясенең Төркия Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе булып эшкә күчү сәбәпле биләгән вазифасыннан азат ителгән.
