ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28

Бер ел эчендә Татарстан ЗАГСларында 3 мең кеше паспорт алган

0

Бүген «Казан» Гаилә үзәгендә 20 укучыга тантаналы шартларда паспорт тапшыру булды. Узган ел республика ЗАГСларында барлыгы 3 мең мәктәп укучысына паспорт тапшырылган. ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«ЗАГСларда мондый чаралар даими рәвештә үткәрелә. 2025 ел дәвамында без республиканың 47 ЗАГСында 3 000 укучыга тантаналы шартларда паспорт тапшырдык», - дип сөйләде ул.

Әхмәтова биргән мәгълүматларга караганда, ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе актив рәвештә яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү белән шөгыльләнә.

«Мондый эш - безнең эшчәнлекнең мөһим юнәлешләреннән берсе. Барлык ЗАГСларда да «Батырлык дәресләре» үткәрәбез. Дәресләргә махсус хәрби операциядә катнашучылар, геройлар, ветераннар чакырыла. Быел да бу юнәлешне актив дәвам итәчәкбез», - дип искәртте Әхмәтова.

«Безнең геройларга» республика акциясе дә үткәрелә. Әлеге акция барышында яшьләр ЗАГСларда махсус хәрби операциядә катнашучыларга котлау открыткалары яза. Шулай ук ЗАГС белгечләре посылкалар җыюда катнаша.