ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Дамир Сатретдинов Татарстанда полиция хезмәткәрләренә кытлык зур булган районнарны атады

0

Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Дамир Сатретдинов бүген ТР Дәүләт Советы утырышында чыгыш ясады. Ул полициянең 2025 елгы эшчәлеге турында хисабында кадрларга ихтыяҗ проблемасына тукталды.

«Кадрлар белән бәйле катлаулы вазгыять тулаем Россия Эчке эшләр министрлыгы системасында күзәтелә. Идел буе округында кадрлар җитмәү мәсьәләсендә без дүртенче урында», – диде министр.

Ул чыгарылыш белгечләренә бер тапкыр 1 млн сум акча түләүне күздә тотучы республика проектының әһәмиятен билгеләп узды. Программа нигезендә биш ел эшләү шарты куела. Программа кысаларында узган елда 21 кандидат, быел 20 кеше эчке эшләр органнарына эшкә җәлеп ителгән.

«Кызганыч, әзерлекле, белемле белгечләр дә китә. Бер елда кадрлар кытлыгы 28,1 процентка җитте. Зәй, Яшел Үзән, Алабуга районанрында хезмәткәрләргә кытлык 40 процен тәшкил итә, Менделеевск районында – 49 процент, Югары Ослан районында исә 50 проценттан артык. Хезмәткәрләргә аеруча зур ихтыяҗ наркоконтроль, участок уполномоченныйлары, патруль-пост хезмәте, җинаятьчеләрне эзләү, тикшерү бүлекләрендә күзәтелә», – дип сөйләде Дамир Сатретдинов.

Министр сүзләренчә, тармактагы хезмәткәрләргә йөкләнеш зур булса да, аларның оператив вазгыятьне контрольдә тоту, киңкүләм чараларда иминлекне тәэмин итү эшенә карата югары бәяләмәләр килеп тора.