ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Зәй районы Ватанны саклаучылар көне алдыннан махсус операциягә гуманитар конвой илтте

0

Зәй районы Ватанны саклаучылар көне алдыннан солдатларга хәрби операция зонасына махсус гуманитар конвой илткән. Күп тонналы колоннаны район башлыгы Рәзиф Кәримов үзе озата барган. Ул махсус операция зонасындагы якташ егетләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлаган һәм туган яктан сәлам җиткергән.

Бу юлы хәрбиләргә ике автомобиль – «ВАЗ-2110» һәм «ВАЗ-2107», шулай ук генераторлар, бензин белән эшләүче пычкылар, төзелеш материаллары, запас частьләр, буржуйкалар, маскировка челтәрләре, медикаментлар, эчке киемнәр, исемле посылкалар һәм тәм-томнар җибәргәннәр.

Егетләргә район газеталарының яңа номерларын да алып килгәннөр. Госпитальләр өчен ярдәмнең бер өлешен «Кама аръягы – госпитальләргә ярдәм» төркеме формалаштырган.

Төркем составына район башлыгы Рәзиф Кәримов, «Зәй җылысы» фонды җитәкчесе Марат Кыямов, машина йөртүчеләр Виталий Софин, Евгений Мартынов һәм Рәйхат Габидуллин, шулай ук «Хәрби туганлык» җирле бүлеге җитәкчесе Сергей Хваткой кергән.

Бүгенге көндә районда 35 ноктада маскировка челтәрләре үрәләр, окоп шәмнәре ясыйлар, киемнәр тегәләр һәм коры ашлар әзерлиләр. Мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр хәрбиләргә хатлар яза.

Рәзиф Кәримов һәр хәрби белән шәхсән аралашкан һәм теләктәшлек сүзләре җиткергән.

Материал Айгөл Яруллина катнашында әзерләнде.

Фотоларны Клара Ермолаева һәм Марат Кыямов тәкъдим итте.