Әгәр бала күп йоклый икән, анда яман шеш булуы ихтимал: онкология икәнен ничек аңларга?
Яман шеш кешенең яшенә карап тормый – өлкәннәр дә, сабыйлар да авырый. Бала организмында яман шеш күзәнәкләре кайчан формалаша? Баланы дәвалау өчен ата-аналарга нишләргә? Бу хакта 15 февральдә билгеләп үтелә торган яман шеш белән авыручы балалар көне алдыннан «Татар-информ»га Татарстанның Республика балалар клиник хастаханәсе табиб онколог-гематолог Татьяна Максимова сөйләде.
Яман шешне хәтта сабыйларда да табалар
Яман шеш – дөньяда үлемнең төп сәбәпләренең берсе. Ул корбаннарын, аларның яшенә карамастан, кызганмый. Онкология белән балаларның да авыруы беркемне битараф калдыра алмый. Аларның тормышы әле башлана гына кебек. Алар әле яман шеш китереп чыгаручы куркыныч факторларга ия дә түгел. Шулай булгач, ни өчен авыру аларны читләтеп үтми?
«90 процент очракта балаларда яман шеш ниндидер тышкы факторларга бәйсез рәвештә барлыкка килә, эмбриональ күзәнәкләр дәрәҗәсендә ниндидер генетик ватылу күзәтелә. Калган 10 процент онкологик процесслар үсешенең тумыштан килгән синдромнары булырга мөмкин. Әгәр ата–аналарның берсендә яшь чакта онкология булган икән, балада онкология барлыкка килү куркынычы да арта», – дип аңлатты Татарстанның Республика балалар клиник хастаханәсе табиб-онколог-гематологы Татьяна Максимова.
Онкологияне хәтта бер яше тулмаган балаларда да диагностикалыйлар – бу эмбриональ шеш дип атала. 7-10 яшьлек балалар сирәгрәк авырый, ә авыруның иң югары ноктасы яшүсмерләргә туры килә.
Балаларда иң еш очрый торган яман шешләр:
- гемобластозлар – ул, гадирәк әйткәндә, кан яман шеше;
- үзәк нерв системасы шешләре;
- бөер һәм бавыр шешләре;
- симпатик нерв системасының яңа шешләре;
- сөякләр һәм йомшак тукымалар саркомалары.
Фото: © «Татар-информ», Роман Баданов
Балалар онкологиясе симптомнарын ата-ана танырга тиеш
Ата-аналар балаларының хәленә игътибарлы булырга тиеш. Табиб шомлы симптомнар турында сөйләде. Аларны үз баласында күрсә, ата-аналарга кичекмәстән балалар онкологына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
- Сәбәбе аңлашылмаган озак вакытлы бизгәк – әгәр баланың температурасы өч көн дәвамында торса һәм антибактериаль терапия фонында да төшмәсә.
- Тәндә күгәргән урыннар барлыкка килү.
- Хәлсезлек һәм арыганлык. Әгәр бала мәктәптән кайткач даими рәвештә озак йоклый икән, бу гемоглобинның түбәнрәк дәрәҗәсе һәм, мөгаен, онкология билгесе булырга мөмкин.
- Тәндә «шишкалар» барлыкка килү – лимфа төеннәренең зураюы. Алар сәгать саен үсеп тора ала.
- Иртәләрен баш авырту һәм косу.
- Күзләрнең ялтыравы.
- Бавыр һәм талакның зураюы.
- Сидек чыгару бозылу.
«Кайбер генетик синдромнар яман шеш белән бәйле. Аерым алганда, Даун синдромы белән авыручы балалар лейкоз белән дә авырырга мөмкин», – диде Татьяна Максимова.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Балалар олыларга караганда яхшырак дәвалана»
«Онкология белән авыручы өлкәннәр ремиссиягә чыгу өчен тырыша. Балалар очрагында без тулысынча савыгу турында сөйлибез. Авыру ниндидер нәтиҗәләр китерми. Балалар өлкәннәргә караганда күпкә яхшырак дәвалана», – дип аңлатты онколог.
Нигездә табиблар хирургик дәвалау ысулларын һәм химиотерапияне кулланалар. Бүген таргет терапиясе һәм сөяк мие трансплантациясе актив кулланыла – барысы да шеш тибына бәйле.
Химиотерапиянең начар тәэсире күп. Беренче чиратта, табиблар инфекция керүдән курка. Химия шеш күзәнәкләрен генә түгел, ә йогышлы процесслар белән көрәш өчен җавап бирүче сәламәт күзәнәкләрне дә үтерә. Кагыйдә буларак, химия сеансыннан соң балаларны аерым палаталарда изоляциялиләр. Алар антибактериаль терапиядә була.
«Химиотерапиядән соң күңел болгану һәм чәч коелырга мөмкин. Бу иң зарарсыз нәрсәләр, чөнки алга таба чәчләр үсә – поликлиникага планлы тикшерүләргә яман шештән савыккан малайлар һәм кызлар бик шәп прическалар белән киләләр. Минем бер пациентым мәктәптә соңгы кыңгырауга өч көн кала дәвалануны тәмамлады. Чәчләре әле үсеп өлгермәгән иде, ләкин ул матур күлмәк киде дә бәйрәмгә барды», - дип сөйләде табиб.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Авыр процедурадан соң яшь пациент «батырлык тартмасы»ннан бүләк сайлый ала
Республика балалар клиник хастаханәсе базасында балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәге эшли. Биредә бөтен Идел буеннан онкология белән авыручы яшь пациентларны дәвалыйлар. Татьяна Максимова сүзләренә караганда, биредә балаларны дәвалау срогы уртача бер ел тәшкил итә.
«Хастаханә диварларында безнең кечкенә пациентлар үзләре теләгән вакытта уянырга мөмкин. Алар анализлар тапшыра һәм процедуралар уза. Балалар белән психологлар шөгыльләнә, аларга волонтерлар килә, балалар өчен мастер-класслар үткәрә. Алар кул эшләре белән шөгыльләнә һәм күңелсезләнми», – дип сөйләде онколог.
Палаталарда телевизор бар, димәк, яшь пациентлар мультфильмнар карый ала. Сәламәтлек торышы рөхсәт иткән кешеләр йөреп кайтырга мөмкин.
«Шактый авыр процедуралар була, алар, күрәсең, балаларда тискәре хисләр уята. Без алар өчен «Батырлык тартмасы» ясадык. Авыртулы укол яки пункциядән соң пациент бу тартмадан бүләк сайлый ала. Кагыйдә буларак, бу уенчык, башваткыч яки өстәл уены», - дип аңлатты Татьяна Максимова.
Стационарда булганнар өчен берничә кагыйдә бар. Балалар гигиенаны сакларга, кулларын даими юарга һәм битлек киеп йөрергә тиеш. Аларның азыгы термик эшкәртелгән булырга тиеш, ә җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне кабыгыннан чистартырга кирәк.
«Кагыйдә буларак, стационарга эләккән балаларны аларның гадәти яшәү рәвешенең алмашынуы куркыта. Алар еш кына абыйлары һәм апалары, әби- бабайлары белән кайчан күрешә алачаклары турында сорый. Яраткан ризыкларын кайчан ашый алулары белән кызыксыналар. Яшүсмерләр гадәттә яшьтәшләре белән очрашу турында хыяллана», - дип сөйләде табиб.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Дәвалауның уңышы күп очракта өлкәннәрдән тора»
Ата-аналар балаларының яман шеш белән авырганын белгәч, алар, кагыйдә буларак, зур стресс һәм шок кичерә. Бу вакытта табиблар үз өстенә психологик ярдәм функциясен ала.
Барыннан да элек әти–әнигә булган хәлне үзгәртеп булмаганын аңлату мөһим – моны кабул итәргә һәм терапияне дөрес эшләргә кирәк.
«Балалар ата-аналарының эмоциональ кәефен тоя, шуңа күрә дәвалауның уңышы күп очракта өлкәннәрдән тора. Без балаларның соңгы стадиядә булсалар да, савыкканын күп тапкырлар күрдек. Монда медицина да, балаларының сәламәт булачагына ышанган ата–аналар да ярдәм итте», - дип билгеләде балалар онкологы.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Кайвакыт бик авыр очраклар да дәвалану белән тәмамлана
Табиблар өчен яман шеш белән көрәшү көндәлек эш булуга карамастан, аларга шулай ук психологик ярдәм кирәк. Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары өчен даими рәвештә психологлар тренинглары оештырыла, шул исәптән федераль үзәкләрдән дә.
«Минем практикада, әлбәттә, истә калган балалар бар. Минем беренче пациентларның берсе Ходжкин лимфомалы 12 яшьлек малай иде. Аның муенында зур лимфа төеннәре бар иде, алар хәрәкәтне тоткарлый иде», - диде табиб.
Малайга дәвалау билгеләгәннәр, һәм лимфа төеннәре табиблар күз алдында ук кечерәйгән. Бүген элеккеге пациент үзенең коткаручылары белән элемтәдә тора һәм бәхетле тормыш белән яши. Ул Казан медицина университетына укырга кергән һәм кечкенә онкопациентларның тормышы өчен көрәшү өчен табиб-онколог булырга ниятли.
Кайвакыт бик авыр һәм өметсез кебек тоелган очраклар да пациентның дәвалануы белән тәмамлана.
«2020 елда безгә пациент килде, аңа 10 яшь иде. Ул хәлсезлектән, тән авырлыгы кимүдән зарлана, ә тагын аның тешләре селкенә. Бер тешне хәтта алырга туры килде, ә аның урынында әстерхан чикләвеге зурлыгында шеш барлыкка килүе ачыкланды», - дип искә төшерде Татьяна Максимова.
Республика балалар клиник хастаханәсендә аңа «Беркитт лимфомасы» диагнозы куйдылар – бик агрессив шеш. Метастазалар бавырга, бөерләргә һәм сөякләргә үтеп керә.
«Аның нерв системасы ягыннан катлауланулары, көзән җыерулары Һәм аң бозылулары булды. Ләкин без аны дәвалый алдык. Пациент ремиссиягә иреште. Без дә аның белән аралашабыз, ул мәктәпнең югары сыйныфларында укый һәм тормышка шатлана», – диде гематолог.
Үз баласын онкологиядән саклау өчен ата-аналар нәрсә эшли ала?
- Баланың актив тормыш рәвеше алып баруын һәм дөрес туклануын күзәтергә.
- Балалар алдында биналарда тәмәке тартмаска.
- Баланың кояштан саклаучы крем куллануын күзәтергә: көчле ультрафиолет нурланыш балада тире меланомасы үсеше куркынычын арттыра.
- Баланы профилактик тикшерүләргә йөртергә һәм даими рәвештә анализлар тапшырырга кирәк.
«Татар-информ», Роман Баданов
