ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Банклар россиялеләргә гыйнварда 400 млрд сумга якын ипотека кредиты биргән

0

2026 елның гыйнварында Россия банклары 396,5 млрд сумлык ипотека кредиты биргән – бу узган елның шул ук аена караганда өч тапкырга күбрәк. Бу хакта «РИА Новости»га «Скоринг бюро» компаниясендә хәбәр иткәннәр.

Ел башында Россия халкы 396,5 млрд сумлык 82,3 мең ипотека рәсмиләштергән. Чагыштыру өчен: узган елның гыйнварында банклар 118,9 млрд сумлык 31,3 мең кредит биргән. «Скоринг бюро»да мондый кискен үсеш дәүләт ярдәме программасы шартлары үзгәрү алдыннан югары ихтыяҗ белән бәйле булырга мөмкин, дип аңлаталар.

Гыйнвар аенда ипотека кредитының уртача күләме 4,8 млн сум тәшкил иткән – бер ел эчендә ул 1 млн сумга арткан.

Банкларның гомуми ипотека портфеле 23,7 трлн сумга җиткән, бер ел элек бу күрсәткеч 21,5 трлн сум тәшкил иткән.

2026 елның 1 февраленнән Россиядә гаилә ипотекасы буенча яңа кагыйдәләр гамәлгә керде: хәзер ир белән хатын аерым-аерым ташламалы кредит ала алмый. Яңа шартлар буенча икесе бергә бер генә займ рәсмиләштерә ала.