ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Татарстан Милли музеенда Фатих Кәримгә багышланган күргәзмә ачыла

0

19 февральдә 11:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда татар шагыйре Фатих Кәримнең иҗатына һәм тормышына багышланган «Шагыйрь дә, солдат та» дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Чара шагыйрьне искә алу көненә багышланачак. Фатих Кәрим 1945 елның 19 февралендә һәлак булган. Бу хакта Татарстан Милли музее телеграм-каналында хәбәр итте.

Күргәзмәдә тәкъдим ителәчәк:

  • Шагыйрьнең пуля тишкән шинеле һәм аяк киеме. Аларны шагыйрь 1945 елның февралендә һәлак булганнан соң хезмәттәшләре Казанга посылка белән җибәргән.
  • Шигырьләр һәм язмалар белән тутырылган 17 дәфтәр.
  • Фатих Кәримнең портреты.
  • Беренче дәрәҗә Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары.
  • Шагыйрьнең 1943 елгы шигырьләре язылган соңгы дәфтәре.