ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Уфа «Нур» татар дәүләт театры гастрольләр белән Казанга килә

0

14-19 апрельдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Уфа «Нур» татар дәүләт театрының гастрольләре узачак. Бу хакта «Нур» татар дәүләт театрының Вконтакте социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.

«Нур» театры Казанга үзенең тамашачы мәхәббәтен яулаган көчле спектакльләрен алып килә: Нурания Җамалиның «Яшьлегең ишек шакыса», Илгиз Зәйниевның «Мәхәббәт элмәге», Айгөл Әхмәтгалиеваның «Туташ», Илдар Юзеевның «Тау», Нәҗиб Асанбаевның «Киң урамнар тар иде», Мостай Кәримнең «Җәяүле Мәхмүт», Рим Хәсәновның «41нең көзендә».