ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Казанда айлык явым-төшем нормасының 156 проценты яуган

0

Февраль башыннан Татарстан башкаласында айлык явым-төшем нормасының 156 проценты яуган. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте Тышкы төзекләндерү комитеты мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.

Кичә шәһәрнең урам-юлларын җыештыруда 1197 машина һәм 648 юл эшчесе катнашты. ТР башкаласы урамнарыннан 27,9 мең тонна кар чыгарылган, ә юлларны һәм тротуарларны эшкәртүгә 1140 тонна бозлавыкка каршы материал (439 тонна реагент һәм 701 тонна ком-тоз катнашмасы) тотылган.

Бүген көндез Казан урамнарын кардан чистартуда 574 юл эшчесе һәм 591 берәмлек техника катнашачак.

Гомумән алганда, кышкы сезон башыннан республика башкаласыннан 1 млн 48 мең 115 тонна кар чыгарылган. 55 мең тонна бозлавыкка каршы материал тотылган.

Юлларны һәм тротуарларны җыештыруга кагылышлы кисәтүләрне Казанда яшәүчеләр @kznhelpbot Telegram-ботына яисә 8 (843) 222-72-22 – гомумшәһәр территорияләре һәм 8 (843) 236-4-123 – ишегаллары телефоннары буенча җибәрә алалар.