Казанда язучы Дарина Шәрифуллинаны искә алу кичәсе узачак
Фото: 2нче Балалар сәнгать мәктәбе
20 февральдә 19:00 сәгатьтә Казанның 2нче балалар сәнгать мәктәбендә язучы һәм шагыйрә Дарина Шәрифуллинаны искә алу кичәсе була.
Дарина Шәрифуллина - төрле инструменталь составлар өчен шигырьләр һәм проза, җырлар һәм камера әсәрләре авторы. Программада аның шигырьләре, җырлары һәм проза әсәрләреннән өзекләр яңгыраячак.
Кичәдә Татарстанның атказанган артисты Нури Бурнаш, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәзифә Хәбибуллина (меццо-сопрано), Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Курамшина, Халыкара конкурслар лауреатлары Айсылу Сәлмәнова (сопрано), Арсений Майков, Венера Ширяева (вокал, флейта), Гүзәл Садриева (флейта), Иван Сомов (гитара) катнаша.
Кичәнең авторы һәм сәнгать җитәкчесе – Дарина Шәрифуллинаның сеңлесе Гүзәл Әбелханова. Икесе дә -танылган татар композиторы Шамил Шәрифуллинның кызлары.
