Шәхси һәм фермер хуҗалыкларында сыерлар саны арткан һәм кимегән районнар билгеле
Татарстанда шәхси һәм фермер хуҗалыкларына 2025 елда 1,5 миллиард сумлык ярдәм күрсәтелгән, алдагы елга караганда бу 290 миллион сумга артык. Ярдәм чаралары күрелсә дә, мөгезле эре терлек саны кимүен дәвам итә. Хуҗалык китабы белешмәләре буенча, шәхси хуҗалыкларда 81 мең сыер бар, бер ел эчендә алар 5,4 мең башка кимегән. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия материалларыннан билгеле булды.
Тәтеш белән Сарманда гына шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлек, шул исәптән сыерлар арткан. Ә калган 41 районда каядыр мөгезле эре терлек саны артса да, хуҗалыкларда сыерларын киметкәннәр. Сөтлебикәләр 200дән дә күбрәк башка кимегән районнардан Азнакай, Тукай, Чистай, Минзәлә, Мөслим, Мамадыш, Буа районнарын әйтеп үтәргә кирәк.
Фермер хуҗалыкларына килсәк, сыерлар саны 12 процентка кимегән. Төп сәбәпләре – түбән эш нәтиҗәлелеге, ветеринария таләпләре катгыйлану, дәүләт ярдәме өчен биш еллык эшләү бурычы үтәлгәннән соң, берничә хуҗалыкның ябылуы. Баш саны 16 районда гына арткан.
Мөгезле эре терлек һәм сыерларын арттыруда алдынгы районнар – Чистай, Алабуга, Әгерҗе, Тукай, Алексеевск, Саба, Әтнә, Менделеевск, Югары Ослан, Чүпрәле, Яшел Үзән, Тәтеш, Зәй, Минзәлә. Кара исемлектә – Мөслим, Мамадыш, Бөгелмә, Аксубай, Азнакай, Спас, Теләче, Әлмәт, Апас, Балык Бистәсе, Нурлат.
Республиканың азык-төлек куркынычсызлыгын формалаштыруда кече хуҗалык формалары зур роль уйный. 2025 елда алар 160 миллиард сумлык продукция җитештергән, үсеш – 6 процент.
Шул ук вакытта, республика продукциясенең гомуми күләмендә кече формаларның өлеше ит һәм сөт җитештерү азайганлыктан берникадәр кимегән.
Материаллардан күренгәнчә, терлекләрнең баш санын саклап калу максатыннан, республика Рәисе тарафыннан өстәмә ярдәм чаралары каралган: симертү үгезләренә бер башка 35 мең сум һәм сарыклар тотуга 1 мең сум субсидия.
«Район башлыкларын акчаларның максатчан кулланылуы һәм грант бирү шартлары үтәлеше контрольдә булуны кайгыртуларын сорыйм», – дигән иде ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.
