ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

‎Әлмәт районында коткаручылар кырда югалган ир-атны тапкан

0

Әлмәт районында коткаручылар Яңа Кәшер авылы янындагы кырда югалган 22 яшьлек ир-атны тапкан. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, ир-ат адашкан һәм кайтыр юлны таба алмаган.

Коткаручылар ике сәгать эчендә югалган ир-атны табып, Яңа Кәшер авылына илтеп куйган. Аңа медицина ярдәме кирәк булмаган.