ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Миңнеханов мәктәпләрдә контрольне көчәйтү турында: Түбән Камадагы вакыйга зур сабак булды

0

Чаллы шәһәр советы сессиясендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җәмәгать тәртибен һәм иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре республика һәм шәһәр өчен өстенлекле мәсьәләләр булып кала, дип белдерде.

«Узган елда криминоген вазгыять гомумән республикада һәм Чаллыда тотрыклы булды, хокук саклау органнары контролендә торды. Шул ук вакытта безне балигъ булмаган балалар арасында хокук бозу очраклары саны арту борчый. Чаллыда мондый очраклар саны 20 проценттан күбрәккә арткан», - диде Миңнеханов.

Ул шәһәр яшьләре арасында криминаль субкультура, экстремизм популярлашуга, төркемнәр формалашуга һәм наркотик препаратлар таратылуга игътибар итте.

ТР Рәисе имин булмаган гаиләләрне һәм хокукка каршы гамәлләр кылучы яшүсмерләрне вакытында ачыклау, шулай ук җинаять кылган өчен каралган җаваплылык чаралары турында аңлату эшен көчәйтергә кирәк, дип ассызыклады ул.

«Түбән Камадагы соңгы вакыйгалар зур сабак булды. Ата-аналар да карамый, читтән генә күзәтә, мәктәпләрдә дә иминлек системасы тиешенчә эшләми. Бу нинди хәл? Бала мәктәпкә пычаклар яки баллоннар белән килә – бу дөрес түгел!» – дип белдерде Миңнеханов.