ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Рафис Корбанның өч әсәре кергән «Соңгы сабантуй» исемле яңа китабы чыкты

0

Казанның «Ногай» кунакханәсендә Рафис Корбанның «Соңгы сабантуй» исемле яңа китабы тәкъдим ителде.

Әйтергә кирәк, иҗади эшчәнлеген балалар өчен шигырьләр, драма әсәрләре белән башлап җибәргән әдип соңгы елларда проза жанрында актив иҗат итә. Әлеге китапка авторның «Ватан» романы, «Каргыш» повесте, «Соңгы сабантуй» исемле хикәясе кергән.

«Ниһаять, күптән көтелгән китабым басылып чыкты. Өч әсәр дә «Казан утлары» журналында дөнья күргән иде. «Ватан» романы Җәлил һәм җәлилчеләрнең Идел-Урал легионында күрсәткән каһарманлыкларына багышланган. Повесть авылда эшләп яткан халык турында, авылның таркалып бетүе турында гыйбрәтле бер хикәя. «Соңгы сабантуй» хикәясен авыл мәктәбендә укучы Рөстәм исемле егет исеменнән яздым, Биектауның Олы Битаман авылында яшәүче бер абзый белән булган хәлгә нигезләнеп иҗат иттем. «Казан утлары» журналында басылып чыккач, бу әсәрләр турында бик матур бәяләмәләр килгән иде», – дип сөйли Рафис Корбан.

Фото: © Татарстан китап нәшрияты

Язучы 1200 данә тираж белән басылып чыккан китапның кибет киштәләрендә озак ятмыйча сатылуына ышаныч белдерде.

Чарада катнашучылар Рафис Корбан һәм аның китабы турында фикерен әйтеп узды.

«Җәлил һәм аның барлык көрәштәшләрен искә алу, аларның фидакарь көрәшен хәтердә яңарту һәр милләт кешесе өчен кирәк. Җәлилчеләр фашист коллыгына каршы чыккан. Кыю, зыялы татар егетләре белән төрле милләт кешеләре дә бергә була. Әсәрдә моңа мисаллар шактый. Фашизмга каршы көрәштә катнашкан кыю егетләр батырлыкларын татар тарихына гына түгел, бөтен дөнья тарихына да язып калдырды», – дип билгеләп үтте филология фәннәре кандидаты Равия Зарипова.

Фото: © Татарстан китап нәшрияты

Китапның исеме «Соңгы сабантуй» хикәясе исеме белән аталган. Равия Зарипова фикеренчә, әсәр белән таныш булмаган кеше, нигә соңгы сабантуй турында сүз бара икән, дип, кызыксынып укыячак. «Китапка игътибарны җәлеп итә торган исем куелган», – ди ул. Равия Зарипова «Каргыш» повестенең дә, «Соңгы сабантуй» хикәясенең дә нигезендә көрәш ятуын ассызыклады.

Язучы Нәбирә Гыйматдинова Рафис Корбанны уникаль, беркемне кабатламаучы шәхес дип атады. «Аның 2018 елда язылган «Ватан» романы быел Татарстанда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына туры килә. Рафис Корбан бу әсәрен чыганакларны өйрәнеп иҗат иткән, диде.