ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Көчле кар һәм җил булу сәбәпле, Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде

0

Татарстанга якын арада киләчәк көчле буран һәм кар сәбәпле, республикада шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта ТР Гидрометүзәге кисәтә.

16 февральдә кичен, төнлә һәм 17 февральдә көндез төбәк территориясендә җепшек кар кебек көчле явым-төшем, кайбер урыннарда яңгырлы кар, буран, күрү мөмкинлеге 500 метрга кадәр начараю һәм секундына 22 метрга кадәр тизлектәге көчле җил көтелә. Юлларда кар өемнәре барлыкка киләчәк.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә халыкны реклама конструкцияләреннән һәм электр тапшыру линияләреннән ераграк йөрергә, түбәләрдәге карга, бозга игътибар итәргә, шулай ук куркыныч участокларны урап узарга чакырдылар. Дәүләт автоинспекциясе шулай ук торак пунктлардан читкә чыкмаска киңәш итте.