ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Миңнеханов хәрбиләрне 23 Февраль алдыннан бүләкләү тантанасыннан видео күрсәтте

0

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдәге битләрендә Татарстанның алдынгы хәрбиләрен республика дәүләт бүләкләре белән бүләкләү тантанасыннан видео күрсәтте.

«Рәсми өлештән соң хәрбиләр өчен артистларыбыз катнашында концерт оештырылды, алар геройларга өй җылысы бүләк итте», – дип билгеләп үткән Татарстан Рәисе MAX блогында.

«Ватаныбыз алдындагы бурычларын намус белән үтәүче егетләребезнең батырлыгы һәм ныклыгы белән горурланабыз! Республика махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәрьяклап ярдәм күрсәтүен дәвам итәчәк. Якынлашып килүче бәйрәм белән, яклаучыларыбыз!» – дип язган Миңнеханов.

Видео: max.ru/rustamminnikhanov