Татарстанлыларга мирас алу тәртибе турында сөйләделәр
Кеше үлгәннән соң аның туганнары мирас алуга дәгъва итә ала. Мирас алганда кемнәр өстенлекле хокукка ия, һәм нинди объектлар мирас дип санала ала – «Татар-информ» материалында.
Мираска нәрсәләр керә:
- матди әйберләр (шәхси файдалану әйберләре);
- акча һәм кыйммәтле кәгазьләр;
- күчемсез милек;
- транспорт;
- милек хокукы.
Мираска шулай ук мәрхүмнең йөкләмәләре дә керә. Мәсәлән, мирас итеп фатир, автомобиль яки акча алучы мәрхүм туганының бурычларын да үзенә ала. Активларны гына алып, йөкләмәләрдән баш тартырга ярамый: бары тик мирастан тулысынча баш тартырга гына рөхсәт ителә.
Мираска нәрсәләр керми:
- үлгән кешенең үзе белән тыгыз бәйле булган хокуклары һәм бурычлары (мәсәлән, алимент түләү кебек йөкләмәләре);
- мөлкәти булмаган шәхси хокуклар.
Мирас нинди чиратта бирелә:
- беренче чират – үлгән кешенең балалары, ире яки хатыны, шулай ук әти-әнисе;
- икенче чират – үлгән кешенең бертуган абый һәм апалары, бабалары һәм әбиләре;
- өченче чират – абый һәм апалар;
- дүртенче чират – әби-бабайларның әти-әнисе;
- бишенче чират – туганнан туганнарның балалары, шулай ук әби-бабайның бертуган абыйлары һәм апалары;
- алтынчы чират – икетуган оныкларның, шулай ук икетуган абый-энеләрнең, апа-сеңелләрнең, әби-бабайларның нәсел дәвамчылары.
- җиденче чират – үги ул һәм кызлар, үги әти һәм үги ана.
- сигезенче чират – мирас калдырган кешенең законлы мирасчылары арасына кермәгән, әмма аның белән бергә кимендә бер ел яшәгән һәм аның тәрбиясендә булган эшкә сәләтсез кешеләр.
