Татарстанда төнлә өч сәгать пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы режимы гамәлдә булды
Бүген Татарстан Республикасы территориясендә төнлә 02:10 сәгатьтән 05:10 сәгатькә кадәр пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы режимы гамәлдә булды. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында хәбәр иттеләр.
«Игътибар! Татарстан Республикасы территориясендә «Пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы» режимы гамәлдән чыгарылды», - диелә ведомство белдерүендә.
Республика аэропортларында һава судноларын кабул итү һәм чыгаруга вакытлыча чикләүләр кертелмәде.
