ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Чаллыда совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга багышланган чара узды

0

15 февральдә Чаллының «Ватан-ана» мемориал комплексында Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 37 ел тулуга һәм хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган россиялеләрне искә алуга багышланган чара булды. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Һәйкәл янына хәрби хәрәкәтләр ветераннары, депутатлар, яшьләр оешмалары вәкилләре, кадетлар килгән.

Җыелучылар алдында Чаллы мэры Наил Мәһдиев чыгыш ясады. «15 февраль күпмилләтле илебез өчен изге, истәлекле көн. Бу көнне без хәрби антка тугры калып илебез мәнфәгатьләрен илебез чикләреннән тыш яклау өчен барсын да эшләгән егетләргә хөрмәт күрсәтәбез. Хәрби антка тугры калган чын хәрбиләр арасында ике меңнән артык Чаллы егете бар. Без һәлак булган хәрбиләр хәтере алдында баш иябез, Әфганстаннан исән-сау кайтучыларга рәхмәт әйтәбез. Соңгылары сугыш аша үтсәләр дә олы йөрәкле кешеләр булып калдылар. Тормышта үз урыннарын таптылар, балалар һәм оныклар тәрбияләделәр, алар үсеп килүче буынга үрнәк», - диде ул.

Тантана сугышта һәлак һәм алган яралардан вафат булганнар истәлегенә бер минут тынлык белән дәвам итте.

Чара Мәңгелек утка чәчәкләр салу белән тәмамланды, диелә хәбәрдә.