Һава торышы начар булу сәбәпле, юлларда чикләүләр кертелү ихтималы турында кисәттеләр
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе һава торышы бозылу сәбәпле, юлларда хәрәкәтнең вакытлыча чикләнү мөмкинлеге турында хәбәр итте.
Синоптиклар фаразлавынча, якын көннәрдә республикада кар һәм җепшек кар рәвешендә көчле явым-төшем, буран аркасында күз күреме 500 метрга кадәр начарлану, секундына 20 метрга кадәр тизлектә көчле җил, шулай ук кар көртләре һәм көчле бозлавык көтелә.
Шуңа бәйле рәвештә машина йөртүчеләргә мөмкин булганча шәһәр читенә барудан баш тартырга һәм һава шартлары яхшырганчы шәхси автомобильләрне куллануны чикләргә киңәш итәләр.
