Татарстан Россиядә хезмәт хаклары иң зур үсеш алган төбәкләр өчлегенә керде
Татарстан Республикасы 2025 ел йомгаклары буенча Россиядә уртача хезмәт хаклары үсеш темплары буенча лидерлар рәтендә. Бу хакта РИА Новости анализлаган статистика мәгълүматлары сөйли.
Агентлык исәпләп чыгарганча, 2025 елның ноябрендә Татарстанда уртача хезмәт керемнәре 2024 елның шул ук ае белән чагыштырганда 26 процентка арткан. Шундый ук үсеш күрсәткече Магадан өлкәсендә дә теркәлгән. Динамика буенча өченче урында хезмәт хаклары 20к процентка үскән Алтай Республикасы.
Уртача хезмәт хакларының сизелерлек үсеше шулай ук Кырымда һәм Тамбов өлкәсендә (якынча 19 процент), Воронеж өлкәсендә (18 процент) билгеләнгән. Иң зур үсешкә ия булган ун төбәкне Чукотка автономияле округы, Пенза һәм Түбән Новгород өлкәләре йомгаклый — анда күрсәткеч 17 процентка арткан.
Аналитиклар аңлатканча, уртача айлык хезмәт хакы салымнарны тотып калганчы исәпләнә һәм премияләрне үз эченә ала. Барлык хезмәткәрләрнең керемнәре, шул исәптән югары түләүләр белән дә исәпкә алына. 2025 елның ноябрь нәтиҗәләре буенча Россиядә уртача күрсәткеч 98,2 мең сум тәшкил иткән, бер ел элек ул 86,4 мең сумга тиң булган.
