ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Казанда «Россиянең чаңгы юллары» ярышларында 20 меңнән артык кеше катнашты

0

Татарстан башкаласында «Россиянең чаңгы юллары» 44нче Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары тәмамланды.

Массакүләм узышлар Казанның дүрт мәйданчыгында оештырылды. «Локомотив» стадионы (Юдино бистәсе) төп трасса булды. Массакүләм стартлар шулай ук Горки-Әмәт урманында, «Дәрвишләр» торак комплексы Каенлыгында һәм Казансу елгасы тугаенда (Гаврилов – Чуйков урамнары чатында) оештырылды.

Казанда узган ярышларда барлыгы 20 500 кеше катнашты. Шуларның 6 170е - мәгариф учреждениеләреннән.

«Россиянең чаңгы юллары» кысаларында җитәкчеләр, спорт ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында узышлар һәм хәйрия стартлары, шулай ук Татарстан Республикасы «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте оешуга 100 ел тулуга багышланган тематик узышлар һәм гаилә ярышлары оештырылды.