ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Татарстанда республика вожатыйлар мәктәбенә гаризалар кабул ителә башлады

0

Татарстанда бердәм республика вожатыйлар мәктәбенә гаризалар кабул итә башладылар. Бу хакта ТР Яшьләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Элек балалар ялын оештыру белән шөгыльләнүчеләр җәйге сәламәтләндерү кампаниясе өчен вожатыйларны мөстәкыйль рәвештә әзерләсә, бу юлы алар көчләрен берләштерде, дип аңлаттылар ведомствода.

Гаризалар 28 февральгә кадәр кабул ителәчәк. Программа РФ Мәгариф министрлыгының 2024 елгы тәкъдимнәре нигезендә әзерләнгән һәм Татарстанның балалар сәламәтләндерү лагерьлары өчен квалификацияле вожатыйлар әзерләүне күздә тота.

Укулар февральдән майга кадәр дәвам итәчәк һәм көндезге лекцияләр, интенсивлар, төрле мастер-классларны үз эченә алачак. Аларның нәтиҗәләре буенча аттестация үткәрелә.

Татарстан яшьләр эшләре министры Азат Кадыров билгеләп үткәнчә, әлеге инициатива ул җитәкләгән ведомствоның актив ярдәме белән башланып киткән һәм «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә.

Республика вожатыйлар мәктәбен «Лето» Республика үзәге, «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстандагы төбәк бүлеге, «Сәләт-Ак Барс» Яшьләр үзәге, «Костер» Республика яшьләр үзәге, «Черноморец» һәм «Байтик» лагерьлары оештыра.