Казанда IV Республика кытай теле фестивале узды
Татарстан башкаласында 183нче гимназия базасында Кытай Яңа елы алдыннан IV Республика кытай теле фестивале узды. Бу хакта мәгариф учреждениесенең «ВКонтакте»социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.
Чараны ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова ачты. Фестивальдә кунак буларак Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы вазифаларын башкаручы Цао Лунцюань, Казан федераль университетының Конфуций институты директоры И Яньпин, «ТИСБИ» Идарә университеты президенты һәм ЮНЕСКОның Россия Федерациясендәге Ассоциацияләнгән мәктәпләр челтәренең милли координаторы Нэлла Прусс катнашты.
Фестиваль кысаларында халыкара хезмәттәшлек тәҗрибәсенә, мәктәпләрдә кытай телен һәм мәдәниятен өйрәнү перспективаларына багышланган түгәрәк өстәл оештырылды. Анда Казан шәһәре Мәгариф идарәсе һәм Конфуций институты вәкилләре, шәһәр, ТР районнары һәм Россиянең башка төбәкләреннән мәктәп директорлары катнашты.
Чараның программасына төрле мастер-класслар (кытай төеннәрен бәйләү, каллиграфия сәнгате, кытай рәсем сәнгате, кәгазьдән кисү, кытай урам уеннары) кертелгән иде. Аларны оештыруда Конфуций институты волонтерлары җәлеп ителде.
Мәктәп укучылары арасыннан теләге булганнар «Пекин операсы геройларының иң яхшы битлеге» һәм « Иң яхшы аждаһа сурәте» иҗади конкурсларында үз көчләрен сынап карады. Аерым алганда, иң яхшы битлекне 183нче гимназия укучысы Демид Глотов ясады.
Фестиваль Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студентлары, А.М.Булатов исемендәге Кукмара күп профильле лицееның кытай теле укытучылары, Казанның 183нче гимназия, 182, 79 һәм 187нче лицейлары, 181нче күппрофильле мәктәбе укучылары катнашындагы бәйрәм концерты белән тәмамланды.
