ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Чаллыда Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры башланды

0

Чаллы шәһәренең Боз сараенда каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш турниры башланды. Биредә 60, 65, 70, 75, 80, 85, 90, 100, 130 һәм 130 килограммнан авыррак үлчәү авырлыкларында 400дән артык көрәшче көч сынаша. Быел турнир үзенчәлекле – ул берьюлы өч мөһим датага: бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга, Чаллы шәһәренең 400 еллыгына һәм «КамАЗ» заводында беренче йөк машинасы чыгарылуга 50 ел тулуга багышлана.

Турнирның ачылыш тантанасында Россия Дәүләт Думасы депутаты, Татарстан көрәш федерациясе Президиумы рәисе Рөстәм Кәлимуллин Чаллы шәһәре җитәкчелегенә турнирны югары дәрәҗәдә оештырулары өчен рәхмәт белдерде.

«Бүген дөрестән дә зур көрәш бәйрәме. Ни өчен чара нәкъ менә Чаллыда уза дип күп сораулар килде. Бүгенге турнир ачылышын күрүчеләр мондый сораулар бирмәс дип уйлыйм, барысы да бик югары дәрәҗәдә оештырылган. Быел турнир 63 мәртәбә уздырыла, ул Чаллыда 13 тапкыр үтте, шәһәр турнирда 9 тапкыр отты. Чаллы үз көрәшчеләре белән һәрвакыт дан тотты. Барыгызга да уңышлар телим», – диде ул.

Фото:©«Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәлахов катнашучыларны Автокала мэры Наил Мәһдиев исеменнән сәламләде.

«Бу ел безнең өчен аеруча мөһим, шәһәребездә узган көрәш турниры аны бик тә бизәде. Көрәшчеләргә уңышлар телибез. Шундый бәйрәмнәр ешрак узсын иде», – диде ул.

«Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Илназ Фазуллин әлеге турнирны башлап йөргән газета журналистларын искә алды.

«Әлеге турнир безнең өчен – зур мирас. Аны кайчандыр башлап җибәргән редакция хезмәткәрләренә зур рәхмәт. Әлеге сүзләрем алар рухына дога булып барсын. Шундый күп кеше җыелган, димәк, безнең халык көрәшне ярата, карый. Матур көрәш карыйк», – диде ул.

Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры ике көн дәвам итәчәк. 13 февральдә – беренче әйләнешләр, 14 февральдә ярымфинал һәм финал алышлары көтелә. Ярышларның баш хөкемдары – Рамил Хисмәтуллин.