Күп балалы гаиләләрдән булган студентларга уку чыгымнарының 30 процентын кайтарганнар
Республикада урта һөнәри учреждениеләрдән 325 укучы уку хакының өлешчә компенсациясен алды. Бу хакта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында искәрттеләр.
Ярдәм чарасы 2025 елның 1 сентябреннән башлап Татарстан көллиятләрендә һәм техникумнарында мәгариф хезмәтләре өчен кертелгән сумманың 30% ка кадәрен каплауны күздә тота.
Түләүгә укуга шартнамә төзегән 23 яшьтән өлкәнрәк булмаган студентлар яисә урта һөнәри белем бирү учреждениесендә балигъ булмаган баланың белем алуына шартнамә төзегән күпбалалы ата-аналарның яисә уллыкка алучыларның берсе дәгъва итә ала. Татарстанда даими яшәү һәм салымнар һәм башка мәҗбүри җыемнар буенча бурычлар булмау мәҗбүри шартлар булып тора.
Чара «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча гамәлгә ашырыла.
