ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Татарстанда ашлыкны тирәнтен эшкәртү буенча завод төзеләчәк

0

Татарстанда 2028 елда ашлыкны тирәнтен эшкәртү буенча еллык куәтлелеге 500 мең тонна булган завод ачылышы ниятләнә. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышында Марат Җәббаров хәбәр итте.

Министр проектлау эше белән «Татнефть» ширкәте шөгыльләнүен әйтте.

«Предприятие эше өчен югары сыйфатлы ашлык кирәк булачак. Республика 1 млн тоннадан артык өченче класслы бодай җитештерүгә сәләтле – бу безнең хуҗалыклар өчен өстәмә 2 млрд сум», – дип билгеләп узды Марат Җәббаров.

Республикада узган елда 4,6 млн тонна икмәк суктырылган. Министр сүзләренчә, бодайның 10 проценты – 250 мең тонна гына өченче класс категориясенә җавап биргән.

2025 елда үсемлекчелек продукциясен җитештерү, алдагы ел белән чагыштырганда, 15 процентка арткан. «Беренче чиратта, югары маржинальлеккә ия культураларга игътибар бирелде. 1 млн тонна май культуралары җыеп алынды, бөртеклеләрнең уңышы гектарына 35,9 ц булды», – дип сөйләде Марат Җәббаров.

Министр әйтүенчә, чәчүлекләрнең структурасын үзгәрткән очракта, хуҗалыклар техник мөмкинлекләрен дөрес итеп бәяләргә һәм чәчүлек мәйданнарын сакларга тиеш. «Суктыру һәм киптерү комплексы куәтләре җитәрлек булмавы узган елда көнбагыш җыеп алуны вакытында төгәлләргә мөмкинлек бирмәде», – диде ул.