ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Миңнеханов «Энергопром-2026»ның төп бурычларын атады

0

«Энергопром-2026» Казан халыкара электр энергетикасы форумының төп бурычлары булып халыкара катнашу күрсәткечен киңәйтү, бигрәк тә БДБ һәм Азия илләрен җәлеп итү, илнең цифрлаштырылуына һәм импорттан бәйсезлегенә басым ясап, инновацион көн тәртибен көчәйтү, яшьләр юнәлешен үстерү, шулай ук, имзаланган килешүләр санын арттыру хисабына, нәтиҗәлелекне арттыру тора. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чараны оештыру комитеты утырышында белдерде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

«Энергопром-2026»ны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышын РФ энергетика министры Сергей Цивилев видео-конференц-элемтә режимында уздырды. Чараны ачып, ул форумның 1 апрельдән 3 апрельгә кадәр Казанда узачагын искәртте.

Рөстәм Миңнеханов оештыру комитетында катнашучыларны сәламләде һәм «Энергопром» энергетика бергәлеге, сәнәгать һәм фән, дәүләт хакимияте органнары вәкилләрен берләштерә торган абруйлы мәйданчыкка әверелде, дип билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, форум профессиональ бергәлек, Россия һәм чит ил компанияләрендә үзенә ихтыяҗ һәм тотрыклы кызыксыну уятты.

Ул шулай ук Сергей Цивилевка һәм РФ Энергетика министрлыгына вакыйганы оештыруда һәм үткәрүдә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. «Шуның нәтиҗәсендә форум яңа дәрәҗәгә чыкты һәм хәзер федераль масштабтагы вакыйга булып тора», - дип аңлатты ТР Рәисе.

«Энергетиканы, шул исәптән энергомашина төзелешен үстерү – илебез үсешенең өстенлекле юнәлешләре. Агымдагы шартларда энергия системасының ышанычлылыгын, инфраструктураны модернизацияләүне, үзебезнең технологияләрне кертүне һәм профильле белгечлекләр студентларын әзерләүне тәэмин итәчәк тотрыклы чишелешләр формалаштыру мөһим», - дип ассызыклады ул.

Миңнеханов шулай ук Татарстанның мондый дәрәҗәдәге вакыйгаларны уздыру өчен тәҗрибәсе һәм кирәкле инфраструктурасы булуын билгеләп үтте. «Без иминлекне тәэмин итү буенча барлык чараларны да күрәчәкбез. Шулай ук форум турында киң мәгълүмат биреләчәк. Уртак эш безгә «Энергопром-2026“ ны югары дәрәҗәдә уздырырга һәм Россиянең энергетика секторы үсешенә саллы өлеш кертергә мөмкинлек бирер дип ышанам», – дип өстәде ул.