ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Татарстан Рәисе «Казан Агро 2026» күргәзмәсе эшенә югары бәя бирде

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов "Казан Агро 2026" күргәзмәсе эшенә югары бәя бирде.

"Күргәзмә эше системалы төстә, кызыклы итеп оештырылган. Профессионалларга гына түгел, балаларга, студентларга да кызык мәгълүмат күп", - диде Рөстәм Миңнеханов ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышында.

Татарстан Рәисе күргәзмәне оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәтен җиткерде.

"Без эшләп җиткермәгән, әле эш нәтиҗәләрен яхшыртырга кирәк булган юнәлешләр бар, ләкин, тулаем алганда, эш нәтиҗәләре югары. Бу - производстводагы командирлар һәм урыннарда эшләүчеләрнең казанышы", - диде республика Рәисе.