«Гәүһәр» балалар фестивале: балаларга телне иҗат аша өйрәнергә булыша һәм сәләтләрен ача
«Гәүһәр» – татар мәдәниятен үстерүгә юнәлдерелгән проект
Казан мэриясе 2022 елдан башлап татар мәдәниятен үстерүгә юнәлдерелгән «Гәүһәр» фестивален үткәрә. Проект кысаларында мәктәп укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр танылган артистлар, хореографлар, дикторлар һәм музыкантлар җитәкчелегендә хореография, сүз сәнгате, вокал һәм милли музыка коралларында уйнарга өйрәнәләр. Төп шарт – барлык дәресләр дә бары тик татар телендә алып барылырга тиеш.
Укыту программасының нәтиҗәсе буларак, укучылар үзләренең иң яхшы номерларын тәкъдим иткән масштаблы йомгаклау концерты оештырыла.
Проектның тамырлары 2021 елның сентябренә, Кабан күле буенда узган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» чараларына барып тоташа. Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сүзләренчә, бию хәрәкәтләре аша телне өйрәтү идеясе нәкъ менә шунда туа.
«Мин шунда «Хәрәкәттә-бәрәкәт»не җәй көне генә түгел, ә мәктәпләрдә дә дәвам итеп буладыр, дип уйладым. Әлеге идея белән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов янына килгәч, ул сөйләм телен дә кертергә кирәклеген билгеләде. Шулай итеп, сентябрьдән ике юнәлешне мәктәпләргә керттек, педагогларны җибәрдек», – дип искә алды ул.
Гүзәл Сәгыйтова: «Хәрәкәттә-бәрәкәт»не җәй көне генә түгел, ә мәктәпләрдә дә дәвам итеп буладыр, дип уйладым»
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Проектның фестиваль форматына күчүенә 180нче мәктәп педагогы, хәзерге вакытта проектның режиссеры Алия Фәйзрахманова зур өлеш кертә. Ул башкарылган эшнең нәтиҗәсе буларак зур концерт оештыра. Киләсе елны инде проектның үз исеме – «Гәүһәр» һәм гимны барлыкка килә.
46 мәктәп һәм 20 балалар бакчасы катнаша
«Гәүһәр» фестивалендә 46 мәктәп һәм 20 балалар бакчасы катнаша. Катнашучылар арасыннан финалга 500 бала уза.
«Фестиваль 2 елны да «Чулпан» мәдәният йортында узды. Ләкин узган елны без балаларның «Чулпан»га сыймавын аңладык, чөнки финалга 500 бала уза. Шуңа күрә без хәзер «Сәйдәш» концертлар залына күчтек», – диде Гүзәл Сәгыйтова.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Балалар хореография, сүз сәнгате, вокал һәм милли музыка коралларында уйнау юнәлешләрендә чыгышлар тәкъдим итәчәкләр. Шулай ук быелгы программага беренче тапкыр курчак театры жанры да кертелгән. Бу юнәлеш буенча «Әкият» татар дәүләт курчак театрыннан ике остаз чакырылган, алар фестивальдә үз эшләрен тәкъдим итәчәк.
Педагог-хореограф, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Миләүшә Хәмзина сүзләренчә, беренче елларны катнашканда әзерлек дәрәҗәсе түбәнрәк була, ләкин елдан-ел нәтиҗәләр яхшыра бара. «20-30 бала белән эшләү, хореографияне шундый дәрәҗәдә кую – ул бик авыр, бигрәк тә 20 дәрес эчендә, әмма нәтиҗәләр шаккатарлык», – ди ул.
Миләүшә Хәмзина: «20-30 бала белән эшләү, хореографияне шундый дәрәҗәдә кую – ул бик авыр, бигрәк тә 20 дәрес эчендә, әмма нәтиҗәләр шаккатарлык»
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
«Төп принцип – кабатланмаска һәм яңа балалар белән эшләү
Фестивальнең төп принциплары – балаларга телне табигый мохиттә, иҗат аша үзләштерергә ярдәм итү һәм сәхнә тәҗрибәсе булмаган яңа исемнәрне ачу. «Бар шундый конкурслар: анда һаман да бер үк балалар катнаша. Ул җайлырак, әлбәттә, аның нәтиҗәләре дә әйбәтрәк була. Ләкин безнең төп принцип - кабатланмаска һәм яңа балалар белән эшләү», - дип ассызыклады Гүзәл Сәгыйтова.
Фестиваль режиссеры Алия Фәйзрахманова сүзләренчә, быелгы катнашучыларның яртысыннан күбрәге сәхнәгә тәүге тапкыр чыгачак. «Гәүһәр» балалар өчен зур сәнгать дөньясына беренче адым ясау мәйданчыгы булып торуын да искәртте ул. «Кайбер балалар мавыгып китеп театр, хореография түгәрәкләренә йөри башлыйлар һәм без аларны башка фестивальләрдә дә күрәбез», - ди режиссер.
Алия Фәйзрахманова: «Быелгы катнашучыларның яртысыннан күбрәге сәхнәгә тәүге тапкыр чыгачак»
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Әлеге фикерне сәхнә теле педагогы, профессор, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Эльмира Хамматова да раслады.
«Бу фестиваль балаларны, аларның сәләтләрен ача. Хореография, җыр, сүз сәнгате бөтен яктан да аларны үстерә һәм киләчәктә үз сүзләрен курыкмыйча әйтергә ярдәм итә. Сөйләшмичә генә, курыкып торган балаларның телләре ачыла. Без аларга иҗтимагый тормышка аяк басарга ярдәм итәбез», – дип аңлатты ул.
Эльмира Хамматова: «Хореография, җыр, сүз сәнгате балаларны бөтен яктан да үстерә һәм киләчәктә үз сүзләрен курыкмыйча әйтергә ярдәм итә»
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Казан белән генә чикләнмичә, республиканың башка зур шәһәрләрендә дә оештырырга кирәк
Фестивальның жюри әгъзасы булып торучы Татарстанның халык артисты, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Фәнис Җиһаншин «Гәүһәр» балалар фестивален Казан белән генә чикләнмичә, республиканың башка зур шәһәрләрендә дә оештырырга тәкъдим итте.
«Безгә күп төбәкләр Татарстанда телне саклау һәм яклау буенча нинди проектлар тормышка аша дип карап тора. Без моны аңларга тиеш. Һәм мин моны Казан белән генә чикләнмичә, Чаллыда, Әлмәттә дә оештырып карарга тәкъдим итәр идем. Безгә үзебезнең тармакны тагын да җәелдерергә кирәк», – дип белдерде ул.
Артист, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтовның фикерләренә таянып, әлеге проектның балаларны театр дөньясы белән таныштыруын да ассызыклады.
«Кичә без театр әһелләренә рәис сайладык. Шунда әлеге проектның башлангычында торган һәм ярдәм итеп килүче Марат Әхмәтов болай диде: «Безнең республикада күпме фестивальләр бар, һәм иң мөһиме – аларның күбесе балалар фестивале. Алар туган телебезгә мәхәббәт уятып кына калмыйлар, ә театрларга да тамашачылар әзерлиләр», – дип сөйләде артист.
Фәнис Җиһаншин: «Казан белән генә чикләнмичә, Чаллыда, Әлмәттә дә оештырып карарга тәкъдим итәр идем»
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Фәнис Җиһаншин фестиваль кысаларында югары белеме булган йөзләгән артистка эш тәкъдим ителүе һәм үз идеяларын тормышка ашыру мөмкинлеге тудырылуы дә уңай күренеш булуын искәртте.
«Мәсәлән, Артем Пискунов үзе шигырь язган иде. Анда татар сүзен базарда саталар. Артистларның идеяларын тормышка ашыру өчен шундый мөмкинлек бирелә икән, моның өчен оештыручыларга бик зур рәхмәт», – диде ул.
