ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Марат Җәббаров: Кукмара, Әтнә, Балтач рейтингта үз позицияләрен саклый

0

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы терлекчелек, үсемлекчелек, хезмәт хакы, тулай продукция күләме буенча елдагыча районнар рейтингын төзегән. Лидер районнар арасында Кукмара, Әтнә, Балтач - беренче өчлектә. "Алар үз позицияләрен саклап килә", - диде йомгаклау коллегиясе утырышында ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнаша.

Министр сүзләренчә, алдынгы районнар үз потенциалын да үстерә, производство нәтиҗәлелеген дә тәэмин итә. "Аларның тәҗрибәсе хәзерге шартларда да үсеш мөмкинлекләре булуын раслый", - диде.

"Спас, Зәй, Нурлат, Балык Бистәсе, Баулы районнары потенциалы рейтинг азагында гына булырлык дип санамыйбыз. Алдынгы тәҗрибәләрне карагыз, системалы эш булганда, мөмкинлекләр күпкә югарырак булырга мөмкинлек бирә", - дип саный Марат Җәббаров.