Татарстанда -13 градуска кадәр салкын булачак, явым-төшем көтелми
Татарстанда 12 февральдә аязучан болытлы һава торышы булачак. ТР Гидрометүзәге фаразлавынча, сизелерлек явым-төшем көтелми.
Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр, урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-20 метр булачак.
Һава температурасы -8..-13 градус.
Юлларда бозлавык сакланачак.
