ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Әлки районында Россия Герое Раил Габдрахманов сурәте төшерелгән баннер куелды

0

Әлки районында Россия Герое Раил Габдрахманов сурәте төшерелгән баннер куелды. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» газетасы яза.

Әлки районы үзәге Базарлы Матакка Юхмачы ягыннан килеп кергәндә, сәфәрчеләрне олы юлдан Россия Герое Раил Габдрахманов сурәте төшерелгән зур баннер каршы ала. Анда «Россия Геройларына да!» дигән сүзләр дә язылган.

Базарлы Матакта туып үскән, хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә хәрби хезмәтен дәвам итүче, подполковник Раил Наил улы - әлкилеләрнең горурлыгы. Район үзәгенең зур бер урамы Раил Габдрахманов исемен йөртә.

Якташ героебыз сурәте төшерелгән баннерны, шушы көннәрдә генә, Базарлы Матак башкарма комитеты эшләтеп куйдырган.