ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Татарстан агросәнәгать комплексы продукциясе экспорты бер елда 43 миллион долларга арткан

0

Узган ел Татарстан 512,9 миллион долларлык агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлаган, бу 2024 ел белән чагыштырганда 43 миллион долларга күбрәк. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов «Казан Агро – 2026» авыл хуҗалыгы күргәзмәсе кысаларында узган түгәрәк өстәлдә шул хакта хәбәр итте.

«Татарстанның агросәнәгать комплексы - үсеш потенциалы яхшы булган заманча югары технологияле тармак. Республика агросәнәгать комплексы продукциясен тышкы икътисади эшчәнлектә катнашучы 90 компания дөньяның 49 иленә җибәрә», - диде Гайнуллов. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстаннан көнбагыш, мамык, сафлор, рапс һәм горчица мае, шулай ук майонез, соуслар, сыгынтылар һәм шоколад экспортка озатыла.

Татарстан «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектын гамәлгә ашыруда катнаша.