ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Казанда Россия фәне көнендә югары уку йортлары галимнәре катнашында концерт булды

0

Казан дәүләт мәдәният институтында Россия фәне көнендә «Фән йолдызлары» концерты булды. Татарстан Фәннәр академиясе галимнәре һәм республика югары уку йортлары укытучылары сәхнәдә иҗади номерлар тәкъдим итте.

«Сезнең белән бергә кунакчыл Татарстан җирендә Россия фәне көнен каршы алуыма шатмын. Бүген бик бай көн. Башта без хөрмәтле галимнәрне бүләкләдек. Бәйрәмне тәмамлап, фән һәм мәдәниятнең бер-берсе белән нык үрелеп баруын әйтәсем килә. Иҗади илһамнан башка фәнни ачышлар тумый», - дип мөрәҗәгать итте тамашачыларга һәм артистларга РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары секретариаты җитәкчесе урынбасары, РФ фәнни-технологик үсеш комиссиясенең җаваплы секретаре Антоний Швиндт.

Ул Татарстан галимнәренә нык сәламәтлек, иҗади уңышлар теләде.

Бер сәгатьлек концерт барышында республика галимнәре һәм укытучылар тамашачыларга төрле номерлар тәкъдим итте. Алар арасында җырчылар, биючеләр һәм хәтта акробатик рок-н-ролл буенча спорт осталары да бар икәнлеге ачыкланды.

«Галим - иҗади кеше. Менә сезгә шушы форматтагы галимнәр. Бүген, мәсәлән, Фәннәр академиясенең ике институты директорының дуэтын күрдек . Иҗат безнең барыбызны да берләштерә», - дип өстәде ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов.

Күп кенә номерларны тамашачылар аягүрә басып каршы алды. Мәсәлән, «Мин яратам сине, Татарстан» һәм «День Победы» җырларын кунаклар артистлар белән бергә башкарды.