ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Кара кәләпүш

0

Кара кәләпүш

(хикәя)

Габдулла фотокарточкага төшәргә яратмаса да, бу көнне дулкынланып көтте. Салоннарга йөреп, фото ясатып йөргән егет түгел лә ул. Кирәк булгач кына ризалашты. Гыйльми Шәрәфкә каршы килеп булмас, китап хәтле китапны бастырам дип кул куешканнар иде. Шигырьләр китабын бастырырга күптән хыялланып йөри иде яшь шагыйрь. «Бирәм дигән колына чыгарып куяр юлына», – дигән борынгылыр. Фатих дустына китап турында сүз генә кузгаткан иде, басмаханәне дә, нәширне ялт итеп табып бирде. «Үрнәк» булгач – үрнәк булсын инде.

Фото: © «Татар-информ»

Алдан хәстәрләп киемнәрен барлап куйды: базарга чыгып яңа ялтырап торган кара ботинкалар алды, кәчтүм-чалбарын үтүкләтте, ак күлмәген юдырып алды.

Көзге каршында артык көязләнмәде ул: көзгегә карау ир-ат эше түгел. Кулы белән чәчен сыпырып куйды. Менә кайда икән хикмәт: башка кияргә кәләпүш искергән, ә яңасын алырга әле мөмкинлек тә юк, вакыт та аз калып бара.

Нәрсә булса, шул булыр дип, Габдулла әзерләнеп Лобачевский урамында урнашкан Пальчиковая йортына юнәлде. Иван Семенович Иванов – Казан шәһәренең иң атаклы фотографларыннан берсе иде. Габдулла аның эшләрен күргәне бар, ләкин үзе белән күрешергә насып булмаган иде әле.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Егет агач ишекләрне каерып ачты. Фотосалон бер этажлы агач йортта урнашкан. Рус миләтеннән булган Иванов әфәнде түгәрәк генә гәүдәле, тиз хәрәкәтле, кәкре мыеклы фотограф булып чыкты. Иван Семенович белән исәнләшеп тә өлгермәделәр, Гыйльми Шәрәф үзе дә килеп җитте. Ул, һәрвакыттагыча, энәдән-җептән киенгән, аяк киемен гел чиста йөрткән, күркәм гадәтле чын татар иде. Габдулла Шәрәф әфәнде белән кул биреп күреште, уртак сәламнәр алынды.

Фотограф әзер иде. Габдулла, уңайсызланып, кулы белән чәчләрен сыпырып алды, башын аска иде. Шуны сизеп, Шәрәф әфәнде кесәсеннән пөхтәләп төрелгән кара бәрхет түтәбәй алды, елмаеп Габдуллага сузды:

– Яле, егет, киеп куй әле шушы түбәтәйне. Сиңа дип әзерләткән идем. Ярармы? Татар шагыйре түбәтәйле булырга тиеш.

Габдулла нәрсә әйтергә белмичә, «э, э, э...», - дип сузды. Аннан соң ашыгып:

– Гыйльми әфәнде, рәхмәт... Кирәкмәс иде лә. Рәхмәт, - диде.

Габдулла диварда эленеп торган көзгегә багып, кәләпүшен рәтләп киде.

Фотограф ашыга иде:

– Господа, вермя – деньги! Давайте, приступем.

Габдулла тиз-тиз атлап, Иван әфәнде әйткән урынга басты. Фотограф «вот так», «да» дигән сүзләр белән егетне хуплап, үз эшенә кереште.

Ә фотограф артында серле елмаеп, Гыйльми Шәрәф басып тора иде.

Фото: © «Татар-информ»

Казан шәһәре Совет районы «11 нче татар гимназиясе»нең 9А сыйныф укучысы Хөснетдинова Инзилә Илшат кызы, 2023 ел.

Җитәкче: туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Хәкимуллина Хәмдия Равил кызы.