Мөхәммәтшин - Идел буе округында закон чыгару җыены башлыклары рейтингында икенче урында
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 2026 елның гыйнварында гаммәви мәгълүмат чараларында РФ субъектлары закон чыгару органнары башлыклары рейтингында Идел буе федераль округында – икенче, Россиядә алтынчы урынны алды. Рейтинг Медиалогия тарафыннан тәкъдим ителгән.
Мөхәммәтшинның медиаиндексы - 4 952.
Рейтингка 1 февральгә булган мәгълүматлар буенча Россия төбәкләренең закон чыгару органнары рәисләре кертелгән. Ул 108 меңнән артык чыганакны – телеканаллар, радиостанцияләр, кәгазь басмалар, мәгълүмат агентлыклары һәм интернет-гаммәви мәгълүмат чараларын үз эченә алган «Медиалогия» системасы мәгълүматлар базасын кулланып, Россия гаммәви мәгълүмат чараларындагы язмаларны анализлау нигезендә формалаштырылган.
Тикшеренү 2026 елның гыйнварында үткәрелгән.
