ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Фәнис Җиһаншин «Гәүһәр» фестивален Татарстанның зур шәһәрләрендә оештырырга тәкъдим итте

0

Татарстанның халык артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Фәнис Җиһаншин «Гәүһәр» балалар фестивален Казан белән генә чикләмичә, республиканың башка зур шәһәрләрендә дә оештырырга тәкъдим итте. Бу хакта ул «Татар-информ»да фестивальның йомгаклау концертына багышланган матбугат очрашуында сөйләде.

  • 2022 елдан башлап Казан Мэриясе тарафыннан оештырылучы «Гәүһәр» проектында мәктәп укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр хореография, сүз сәнгате, вокал һәм милли музыка коралларында уйнау серләренә төшенәләр. Дәресләрне танылган артистлар, хореографлар, дикторлар һәм музыкантлар алып бара. Еллык программаның нәтиҗәсе буларак, укучылар үзләренең иң яхшы номерларын тәкъдим иткән масштаблы йомгаклау концерты оештырыла.

«Безгә күп төбәкләр Татарстанда телне саклау һәм яклау буенча нинди проектлар тормышка аша дип карап торалар. Без моны аңларга тиеш. Һәм мин моны Казан белән генә чикләнмичә, Чаллыда, Әлмәттә дә оештырып карарга тәкъдим итәр идем. Безгә үзебезнең тармакны тагын да җәелдерергә кирәк», — дип белдерде Фәнис Җиһаншин.

Артист, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтовның фикерләренә таянып, әлеге проектның балаларны театр дөньясы белән таныштыруын да ассызыклады.

«Кичә без театр әһелләренә рәис сайладык. Шунда әлеге проектның башлангычында торган һәм ярдәм итеп килүче Марат Әхмәтов болай диде: «Безнең республикада күпме фестивальләр бар, һәм иң мөһиме – аларның күбесе балалар фестивале. Алар туган телебезгә мәхәббәт уятып кына калмыйлар, ә театрларга да тамашачылар әзерлиләр», – дип сөйләде артист.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Жюри әгъзасы буларак Фәнис Җиһаншин фестиваль кысаларында югары белеме булган йөзләгән артистка эш тәкъдим ителүе һәм үз идеяларын тормышка ашыру мөмкинлеге тудырылуы дә уңай күренеш булуын искәртте.

«Мәсәлән, Артем Пискунов үзе шигырь язган иде. Анда татар сүзен базарда саталар. Артистларның идеяларын тормышка ашыру өчен шундый мөмкинлек бирелә икән, моның өчен оештыручыларга бик зур рәхмәт», – диде ул.

Исегезгә төшерәбез, «Гәүһәр» балалар фестиваленең йомгаклау концерты 12 февраль көнне «Сәйдәш» концертлар залында узачак. Тантананы Фәнис Җиһаншин белән Татарстанның атказанган артисты Резедә Сәлахова алып барачак.

  • «Гәүһәр» фестивалендә 46 мәктәп һәм 20 балалар бакчасы катнаша
  • Гүзәл Сәгыйтова: «Гәүһәр» фестиваленең төп принцибы - яңа балалар белән эшләү