ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Илгиз Халиков: Татар театрларында Муса Җәлил образы күренми

0

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков татар театры өлкәсендә каһарман-шагыйрь Муса Җәлил образына игътибар аз булуын әйтте. Бу хакта ул Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган «Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты: бүгенге караш» дип исемләнгән түгәрәк өстәл утырышында белдерде.

«Кызганыч, татар театрларында Муса Җәлил образы күренми. Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры репертуарында Муса Җәлилгә багышланган спектакль бар. Әлеге түгәрәк өстәлдә катнашучыларга мөрәҗәгать итәм, үзегезнең мөмкинлектән чыгып чыгышларыгызда әлеге мәсьәлә турында да әйтеп үтсәгез иде. Без үзебезнең алга һәрвакыт яшь буынны тәрбияләү максатын куябыз, ләкин шундый каһарман шәхесләребезгә игътибар җитеп бетми», – диде ул.