ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Олег Коробченко: Согуд Гарәбстаныннан инвесторларга тәкъдим итәрлек әйберләребез бар

0

Татарстан Согуд Гарәбстанында «ИННОПРОМ» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә алдынгы технологияләр һәм продукцияне генә түгел, мөмкин булган уртак проектларны да тәкъдим итте, дип хәбәр итте «Татар-информ га республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко.

ИННОПРОМ кысаларында принцлар Наиф Әл Сауд һәм Турки Әл Сауд, Согуд Гарәбстаны Корольлегенең сәнәгать һәм минераль ресурслар министры Бандар бин Ибраһим Әл-Хурейф, Согуд Гарәбстаны Корольлегенең инвестицияләр министры Халид Бин Абдулазиз Әл-Фалих һәм чит ил компанияләре вәкилләре белән очрашулар узды.

«Без хезмәттәшлекне үстерергә теләгән төп тармаклар турында фикер алыштык. Бу машина төзелеше, автомобиль төзелеше, медицина сәнәгате, судно төзелеше, энергетика. Согуд Гарәбстаныннан республикага инвестицияләр көтәбез. Безнең инвесторларга тәкъдим итә алырлык проектларыбыз күп. Бер өлешен күргәзмә вакытында сөйләшүләрдә тәкъдим иттек. Безнең сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрнең потенциалы югары. Товар әйләнеше арта», - дип белдерде министр.